news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 995 кешене тоткарлаган

Әгәр йөртүче таныклыгын тапшырмаса, аның хокукын чикләү вакыты туктала.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан территориясендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр катнашында транспорт чарасы белән идарә итүнең 995 очрагын теркәгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

Транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителү административ җәза билгеләнү турындагы карар үз көченә кергәннән соң санала башлый.

Карар үз көченә кергәч, өч эш көне дәвамында йөртүче яшәү урыны буенча ЮХИДИга документлар тапшырырга тиеш. Әгәр йөртүче таныклыгын тапшырмаса, аның хокукын чикләү вакыты туктала. Йөртүчедән таныклыкны алган мизгелдән башлап кына вакыт санала башлый.

Әгәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче тапшырылмаган таныклык белән транспорт чарасын идарә итсә, аны чираттагы җәза көтә. Бу очракта административ кодекс буенча 30 мең сум күләмендә штраф, 15 тәүлеккә административ кулга алу яки 100дән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт каралган. Транспорт чарасы шулай ук кулга алына һәм штраф урынына озатыла.

Йөртү хокукыннан мәхрүм ителү тәмамлангач, таныклык, Юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен тикшереп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләнгәч, хуҗасына кире кайтарыла.

Әгәр йөртүче исерек хәлдә рульгә утырган, юл транспорт һаләкәтеннән соң медицина тикшерүеннән баш тарткан булса, таныклыкны кайтару өчен аннан транспорт чарасы белән идарә итүдә каршылыклар юклыгы турындагы медицина бәяләмәсе таләп ителә.

Хәзерге вакытта юл-патруль хезмәтенең барлык постлары автоматлашкан эш урыны белән тәэмин ителгән. Алар ярдәмендә транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән затларны ачыкларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100