news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан югары хезмәт хакы алучылар саны буенча алдынгы 20 төбәк исемлегенә керде

Татарстан югары хезмәт хакы алучылар саны буенча алдынгы 20 төбәк исемлегенә керде
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан уртача дәрәҗәдән югарырак хезмәт хакы алучы белгечләр өлеше буенча Россия төбәкләре рейтингында 19нчы урынны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Республикада хезмәткәрләрнең 31,6 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югарырак, ә 8 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югарырак.

Амур (белгечләрнең 31,8 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югары һәм 9,5 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югары) һәм Архангельск (31,1 процент һәм 8,8 процент) Татарстанның күршеләре булды. Алар рейтингта 18нче һәм 20нче урында.

Ямал-Ненец (хезмәткәрләрнең 75 процентының хезмәт хакы уртачадан югары), Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Магадан өлкәсе һәм Чукотка автономияле округы рейтингның лидерлары булган. Мәскәү 9нчы урынны алды, Санкт-Петербург 10нчы позициядә урнашты.

Белгечләр сүзләренчә, Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең лидерлыгы «табышлы сәнәгать» белән бәйле. Ике башкаланың югары позицияләре аларның «финанс һәм интеллектуаль үзәк функцияләрен үтәве, аларның территориясендә барлык зур компанияләрнең диярлек штаб-фатирлары урнашуы» белән бәйле.

Ингушетиядә (8,8 процент), Чечня, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия һәм Калмыкиядә уртача хезмәт хакыннан югары керем алучылар саны аз булуы ачыкланган.

Россиянең тулаем хезмәт базарында эшсезлекнең кимүе һәм хезмәт хакларының артуы күзәтелә. 2022 елның июненнән 2023 елның маена кадәр Россиядә уртача хезмәт хакы 59 мең сум тәшкил иткән. Бу алдагы 12 айга караганда, 13,2 процентка күбрәк, дип белдерә рейтингны төзүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot