news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан югары уку йортларында укуның уртача бәясе билгеле

Татарстан югары уку йортларында укуның уртача бәясе билгеле
Фото: © «Татар-информ»

2024/2025 уку елында Татарстандагы югары уку йортларында укуның уртача бәясе якынча 225 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РБК Россия Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, бакалаврларга уртача 178,5 мең сум, ә магистрантларга 210,4 мең түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта иң югары бәяне Иннополис университеты белдергән. Биредә барлык программалар буенча белем бирү бәясе елына 800 мең сумга төшәчәк. Чагыштыру өчен, Казан федераль университетында иң кыйммәтле программа якынча 264 мең сум тора.

Һәм, киресенчә, «иң кыйммәтле» программалар рейтингын Казан дәүләт аграр университеты, «ТИСБИ» идарә университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты йомгаклый.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары белем бирү программаларына бәяләрне үзгәртү мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә хәл итә. Шул ук вакытта мондый сумма инфляция дәрәҗәсеннән артмаска тиеш.

«Уку бәясе икътисади нигезләнгән чыгымнарны исәпләү нигезендә һәм учреждение җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Россия законында, уку өчен түләүнең минималь күләмен исәпкә алып, түләүле белем бирү хезмәтләренең бәясен билгеләүдә югары уку йортлары автономиясе беркетелгән», диелгән комментарийда.

Шул ук вакытта килешү төзегәннән соң икенче һәм алдагы курсларда хезмәт күрсәтүнең бәясен күтәрү рөхсәт ителми. Бары тик үзгәрешләр инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып башкарылган очрак кына искәрмә булырга мөмкин.

Министрлык мәгълүматлары буенча, быел республика югары уку йортлары абитуриентларга 23 меңнән артык бюджет урыны бирергә әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100