news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан югары уку йортларына 20,8 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде

Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы Татарстанның югары уку йортларына 2023 елда абитуриентлар кабул итү өчен 20 844 бюджет урыны бүлеп бирде. Аларның 60 проценты бакалавриат программаларына, 30 проценты – магистратурага һәм 10 проценты белгечлеккә туры килә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын матбугат хезмәтендә.

«2024 елга бюджет урыннарын югары белем дәрәҗәсе буенча бүлү пропорцияләре якынча шул ук дәрәҗәдә сакланачак», – дип сөйләделәр ведомствода.

Моннан тыш, «Фән һәм университетлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, узган ел Татарстанга федераль бюджеттан Иннополис Университетының торак корпусларын төзүгә 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100