news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Югары суды Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны сак астында калдырды

ТР Югары суды Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның чикләү чарасын үзгәртү турындагы үтенечен кире какты һәм аны сак астында калдырды. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда Фаил Камаев коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Бу сумма өчен район башлыгы фирмага район объектларында төзелеш эшләре алып баруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән.

ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хокуксыз эшчәнлек тикшерү һәм ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре эше ярдәмендә ачыкланган.

19 апрельдә Чаллы шәһәр суды Камаевны 18 июньгә кадәр ике айга тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде.

Фото: © Еленина Фенина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100