Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды Татфондбанкның элекке топ-менеджерына арестны озайтмады
Татфондбанкның элеккеге топ-менеджеры Рамил Насыйровка кулга алынуны озайту турындагы апелляция шикаятен Татарстан Югары судында карадылар. Элегрәк Казанның Вахитов районы суды аны сак астына тоту вакытын ярты елга озайткан иде. Насыйров әлеге карарга шикаять бирде, дип сөйләделәр Югары судның матбугат хезмәтендә.
Суд Насыйровның апелляция шикаятен канәгатьләндерде. Җәзаны озайту турындагы мәсьәлә кабат Вахитов районы судында каралачак.
Насыйров белән бергә җинаять эше буенча «Тимер Банк»ның элеккеге рәисе Айрат Камалов үтә. Алар икесе дә миллиард сумга якын акча үзләштерүдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2016 елда «Татфондбанк» «Тимер банкка» гомуми суммасы 900 млн сум булган сигез кредит буенча таләбенә юл бирә. Нәкъ менә шул сумма фигурантлар тарафыннан урланган.
Әлеге эш Казанның Вахитов районы судына җибәрелә. Якын арада беренче утырыш көне билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз