news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Югары суды Татфондбанк рәисенең беренче урынбасарын өй сагында калдырды

Суд Рамил Насыйровны 16 апрельгә кадәр өй сагында тоту карарын үз көчендә калдырды.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Югары суды Татфондбанк рәисенең беренче урынбасары Рамил Насыйровның өй сагында тоту турындагы карарга карата прокуратура апелляциясен карады һәм ирекне чикләү турындагы суд карарын үзгәрешсез калдырды.

Искәртеп үтик, 17 мартта Казан шәһәренең Совет районы суды Рамил Насыйровны 16 апрельгә кадәр өй сагына алу карарын кабул иткән иде. Рамил Насыйров Үзәк банктан 3 млрд. сум акча урлау эпизодларын тикшерү кысаларында тоткарланды. Тикшерүнең беренчел фаразлары буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» җәмгыяте хезмәткәрләре кредит алу һәм соңыннан урлау максатыннан Үзәк Банкка ялган документлар тәкъдим иткән. Соңрак, алынган 3 миллиард сум «Татфондбанк» җәмгыятенең башка оешмалары хисабына күчерелгән.

Аерым алганда, тикшерү фаразлары буенча, Татфондбанк рәисенең беренче урынбасары Рамил Насыйров Россия Үзәк Банкыннан кредит алырга рөхсәт биргән кредит комитеты әгъзасы булган.

Дәүләт гаепләүчесе тикшерү барышында Насыйровны сак астына алуны таләп иткән. Насыйров үзе судка тикшерүдә хезмәттәшлек итәчәген белдереп, судтан прокуратура таләбен үтәмәүне сораган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100