Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды Роберт Мусинны азат итү турындагы карарны гамәлдән чыгарды
Татарстан Югары суды Казанның Вахитов районы судының «Татфондбанк» идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусинны азат итү турында карарын кире какты.
Бүген Татарстан Югары суды судьясы Максим Беляев прокуратураның һәм зыян күрүченең апелляция шикаятен караган. Алар Вахитов судының хөкем ителүченең авыруы сәбәпле җәзадан азат итү турындагы карарына шикаять бирүне сораган булган.
Нәтиҗәдә, район суды карарының нигезсез булуы турында карар кабул ителгән.
«Материаллар яңадан карау өчен Вахитов районы судына җибәреләчәк», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Югары судында.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Роберт Мусин вәкаләтләрне явызларча кулланган өчен хөкем ителде. Аны 12,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Шуннан соң хөкем ителүче сәламәтлегенә бәйле рәвештә үзен җәзадан азат итү турында Вахитов районы судына дәгъва бирде, аны 2025 елның 11 июнендә хупладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз