Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды рәисе вазифасына кандидатлар билгеле
6-10 февраль көннәрендә Россия Федерациясе Судьялар югары квалификация коллегиясе утырышында Татарстан Югары суды рәисе вазифасына кандидатуралар каралачак.
Алар арасында:
Эдуард Абдуллин – Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең элеккеге спикеры, хәзерге вакытта Татарстан Югары суды судьясы;
Максим Беляев –Татарстан Югары суды рәисенең урынбасары (җинаять эшләре буенча);
Радик Габдуллин – Татарстан Республикасының 6нчы кассация суды рәисе урынбасары;
Айдар Галиәкбәров – Татарстан Югары суды рәисенең гражданнар эшләре буенча урынбасары;
Айрат Миңнуллин – Татарстан Югары суды судьясы ( элек РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булган, 2008 елда «ТР хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчесе» исемен алган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз