news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Югары суды рәисе итеп Азат Гыйльметдинов билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Югары судының яңа рәисен билгеләде. Ул Яшел Үзән шәһәр суды башлыгы Азат Гыйльметдинов булды. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азат Гыйльметдинов 1980 елда туган. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 2002-2009 елларда Казан шәһәренең Авиатөзелеш район судында судья ярдәмчесе булып эшли. 2009 елдан 2014 елга кадәр Казан шәһәренең Мәскәү район суды судьясы була. 2014 елда Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләнә. 2019 елдан Яшел Үзән шәһәр суды рәисе вазифасын үти.

Президент указы белән шулай ук ТР Югары суды судьялары итеп Самат Кәримов һәм Юлия Конышева билгеләнде. Моннан тыш, Әгерҗе район суды судьясы итеп Айдар Сөләйманов, Казанның Киров район суды судьялары итеп Алена Наумова, Булат Шәрәфетдинов, Питрәч район суды судьясы итеп Ләйсән Закирова, Казанның Идел буе район суды судьялары итеп Руслан Байбиков һәм Наилә Мәрданова билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100