news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Югары суды рәисе Чаллыда Хөкем йорты төзелешендә булды

Җәйгә таба Хөкем йортын тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган.

(Чаллы, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов Яр Чаллыда төзелә торган Хөкем йорты мәйданчыгында булдылар. Төзелеш 2016 елның көзендә башланган иде, дип яза җирле басма.

Бүгенге көнгә объектның генераль подрядчигы "Евростиль" ҖЧҖ инде дүрт катлы әлеге бинаны торгызган. Озакламый бинаның эчке эшләре башланачак. Җәйгә таба Хөкем йортын тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган.

Югары суд рәисенә төзелеш эшләре барышы турында "Евростиль" нең директоры Илнар Гайсин һәм Чаллы суды рәисе Ринат Гайфетдинов җиткерделәр. Урында ук төзелеш тәмамлану этаплары белән бәйле сорауларга тукталып кителде, булачак утырыш залларын, эш кабинетлары, архив бүлмәсен карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100