Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды Кама Аланы башлыгына өй аресты шартларын йомшартудан баш тартты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Югары суды Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновның адвокаты үтенечен кире какты. Адвокат Виктор Кузовков Сәләхетдиновның өй сагында тору шартларын йомшартуны сораган иде.
Аерым алганда, адвокат үзенең клиентына өй тирәсендә йөреп керергә, өе янында урнашкан мунчасында юынырга рөхсәт итүләрен сорады. Әмма суд чик кую чарасын үзгәрешсез калдырды. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә расладылар.
Исегезгә төшерик, 7 мартта Чаллы шәһәр суды Сәлахетдиновны өй сагына җибәрде. Аны ришвәт алуда шикләнәләр. «Татар-информ» чыганагыннан билгеле булганча, гыйнварда «Водоканал» директоры бер фирма җитәкчесеннән ришвәт буларак 108 мең сумлык 16 Pro модельле iPhone һәм аңа 10 мең сумлык аксессуар алган. Соңыннан ул аларны Кама Аланы башлыгына тапшырган. Агентлык чыганагы мәгълүматынча, бу бүләкләрне ул Сәләхетдинов, вазифасы мөмкинлекләреннән файдаланып, әлеге фирмага һәм аның директорына ярдәм күрсәтсен өчен биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз