news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Югары суды хөкемдарлары һәм ветераннары Гадел хөкем аллеясын ачты

Беренче агачлар көздән үк утыртылган булган, хәзер аларга тагын 150 төп үсенте өстәлгән.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев җитәкчелегендә хөкемдарлар һәм суд системасы ветераннары “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында Гадел хөкем аллеясын ачты. Аллея Биектау районының “Казан арты” паркында урнашкан. Бу хакта Татарстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче агачлар көздән үк утыртылган булган, хәзер аларга тагын 150дән артык үсенте өстәлгән. Шулай ук истәлекле таш та куелган һәм шуннан соң рәсми рәвештә Гадел хөкем аллеясы ачылган.

Татарстан Югары судының бүгенге хезмәткәрләреннән тыш акциядә отставкада булган хөкемдарлар да катнашкан.

Республиканың Татарстан Югары суды коллективы аллеяны киләчәктә дә яңартып торырга ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot