Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Югары суды «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесен өй сагы астында калдырды
Анатолий Ливада узган елның март аенда өлешчеләрнең фатирлары белән мошенниклыкта шикләнелеп кулга алынды.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Югары суды «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесен өй сагы астында калдыруны 13 ноябрьгә кадәр озайтты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына респбуликаның Югары суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Дәүләт гаепләүчесе бу җәза чарасы белән килеште. Анатолий Ливада үрнәк тәртибе өчен 13 ноябрьгә кадәр өй сагы астына озатылды.
Алдан «Татар-информ» агентлыгы «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесе узган елның март аенда кулга алынды, дип хәбәр иткән иде. Аны өлешчеләрнең фатирлары белән мошенниклыкта шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул төзелеш өчен рөхсәт булмаган йортларда фатирлар саткан.
Шулай ук тикшерү, Ливаданы компанияләр хисабыннан материаллар сатып алырга акча алган, әмма алар төзелешкә кертмәгән, дип уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз