Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан югары суды Фаил Камаевны тикшерү изоляторында калдырды
Татарстан югары суды Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевны тоткарлау турындагы карарны үзгәрешсез калдырды. «Татар-информ» мәгълүматын судның матбугат хезмәтендә расладылар.
«Чаллы шәһәр судының карары үзгәрешсез калдырылды», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Фаил Камаев 18 августка кадәр сак астында калачак.
Тикшерү версиясе буенча, Фаил Камаев 2022 елда коммерцияле оешма вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Әлеге сумма өчен район башлыгы фирмага төзелеш эшләрен башкаруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән. 19 апрельдә Чаллы шәһәр суды Камаевны тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде.
Бүген Тукай районы Советы сессиясендә депутатлар Тукай районы башлыгын үз теләге буенча эштән азат итү турында карар кабул итте. Татарстанның Тукай районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Закиров билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз