Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары суды Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды

Татарстан Югары суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды. Аның адвокаты, чик кую чарасын озайту белән риза булмыйча, шикаять бирергә тырышып карады.
«Татарстан Республикасы Югары суды Энгель Фәттаховка карата чик кую чарасын озайту турындагы карарны үзгәрешсез калдырды», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтәбез, 18 мартта Чаллы шәһәр суды Татарстанның элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның сак астында булуы вакытын озайтты. Барлык якларны да тыңлаганнан соң, суд гаепләүчеләр ягына басты һәм Энгель Фәттаховны 21 майга кадәр сак астында калдырды.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешкән.
Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар торгызу өчен подряд килешүләре төзегәндә булышырга вәгъдә иткән. Эштә Актаныштагы «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз