Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Югары суды Энгель Фәттаховны сак астында калдырды
Татарстан Югары суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Тикшерү изоляторында калдырды. Чикләү чарасын озайтуны яклау ягы шикаять итәргә тырышты.
«Татарстанның Югары суды Энгель Фәттаховны сак астында калдырды, апелляция кире кагылды», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 15 гыйнварда Чаллы шәһәр суды Татарстанның элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховка арестны озайтты. Барлык якларны да тыңлап, суд гаепләү ягына басты һәм Энгель Фәттаховны 21 мартка кадәр сак астында калдырды.
Тикшерү версиясе буенча Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» ПСК фирмасы белән шәхси йортын 21,8 млн сумга реконструкцияләү турында килешкән. Алмашка районда махсус объектлар төзүгә подряд килешүләре төзүдә үз ярдәмен вәгъдә итте. Бу эштә «Спецстрой» компаниясе бар, ул Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәген төзекләндергән..
Фәттахов узган елның маенда кулга алынды, аның өендә тентү булды. Суд карары буенча ул Тикшерү изоляторына җибәрелгән һәм шуннан бирле бу карарга каршы килергә тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз