Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Югары суды балалары булган өйгә ут төрткән хатын-кызга хөкем карары чыгарды
Татарстан Югары суды присяжныйлар Сәет авылында йортка ут төртүдә гаепле дип тапкан Ильмира Гардановага карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Фаҗига узган елның июнендә була. Шәхси йортта янгында Ильмира Гарданованың дүрт баласы, ире, ир туганы һәм әнисенең гомере өзелә. Үз чиратында, бу вакытта хатын-кыз өй янындагы участокта булган.
Соңрак белгечләр янгыннан калган хәрабәдә янучан матдә эзләрен таба – бу йортка ут төрткәннәр дип фаразлау өчен нигез була. Ильмира Гарждановага карата ут төртү юлы белән милекне юк итү хакындагы маддә буенча җинаять эше кузгатыла, әмма зыян килмәү сәбәпле соңрак аннан баш тарталар, җиде кешене, шул исәптән балигъ булмаган балаларны аеруча вәхшилек белән үтерү турындагы маддә генә кала.
Присяжныйлар шәхси йорттагы янгын Ильмира Гарданованың эше һәм ул кеше үтерүдә гаепле, әмма мәрхәмәт күрсәтүгә өметләнә ала дигән фикергә килә.
«Гаепле дип табарга һәм алга таба иреген бер елга чикләп, гомуми режимлы төзәтү колониясендә 13 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә», - диде судья.
Ильмира Гарданова соңгы сүзе вакытында гаепле түгеллеген белдерде. Аның ниндидер усал нияте булмаган.
Бүген дәүләт гаепләүчесе аны 13 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы колониягә озатуны сорады.
Ильмира Гарданованы присяжныйлар чыгарган гаепләү карарына бәйле рәвештә прокурор таләбе буенча суд залында кулга алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз