Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Югары суды 17 ел элек кылынган җинаять буенча хөкем карары чыгарган
Дүрт гаепләнүче, гомумән алганда, 66 елга иргеннән мәхрүм ителгән.
(Казан, 5 сентября, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды бүген 2000 елның 29 сентябрендә кылынган җинаять өчен хөкем карарын игълан итте. Суд тарафыннан Түбән Каманың «Красноключенские» оешкан җинаять төркеменең 37-39 яшьлек дүрт әгъзасы гаепле, дип табылган. Гомумән алганда, алар барысы бергә 66 елга иргеннән мәхрүм ителгән.
Җинаять кылынган вакытка Рамил Ибраһимов, Максим Боголюбов, Сергей Емелин һәм Станислав Храмовка 20 яшьтән бераз гына артык булган. Тикшерү фаразлары буенча, Емелин һәм Храмов Кызыл Чишмә бистәсендә, машинаны дөрес куймау сәбәбе белән, Түбән Камада яшәүче ике кеше белән сүзгә килгән. Шуннан соң Ибраһимов, Храмов, Емелин һәм Боголюбов, утлы һәм салкын корал алып, аларга һөҗүм иткән.
Шул вакытта җирле ике яшь егет янына тагын берәү килеп кушыла, ул бәрелеш вакытында үтерелә. Икенче җирле кеше авыр җәрәхәтләр ала, өченчесе урыннан качып котыла.
«Башта прокуратура барлык хөкем ителүчеләргә карата "хулиганлык нияте белән" дигән гаепләүдән баш тарткан . Моннан тыш, прокуратура Боголюбов һәм Ибраһимовка карата үтерергә теләү эпизоды буенча гаепләүдән дә баш таркан. Нәтиҗәдә суд Ибраһимовны – 17, Емелинны – 18, Храмовны – 19 һәм Боголюбовны 12 елга ирегеннән мәхрүм итте», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Югары судының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге консультанты Елена Коваль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз