news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җырчысы Айдар Сөләйманов «Россия 1» телеканалы тамашасының ярымфиналына үтте

Татарстан җырчысы Айдар Сөләйманов «Россия 1» телеканалы тамашасының ярымфиналына үтте
Фото: «Зәй-информ»

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Россия 1 телеканалындагы Сергей Лазарев һәм Николай Басковның «Яле, барыбыз бергә!» («Ну-ка, все вместе!») тамашасының ярымфиналына үткән.

Башта артист Александра Пахмутованың «Нежность» җырын башкара, 92 балл җыя һәм алга таба үтә. Әлеге җыр беренче тапкыр 1965 елда Майя Кристалинская башкаруында яңгыраган.

Алдагы баттлда Сөләйманов итальян җырчысы Андреа Бочеллиның Caruso композициясен башкара. Әлеге җыр 1994 елда Il Mare Calmo della Sera дебют альбомында чыккан. Татарстанның атказанган артисты 96 балл җыя һәм ярышның бу этабында җиңү яулый.

  • Айдар Сөләйманов Зәй шәһәрендә туа. Казан музыка училищесын, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм Россиянең Дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлый. Консерваториянең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы. Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының чакырылган солисты.
news_right_1
news_right_2
news_bot