Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан җырчысы “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы ярымфиналында иң күп балл җыйды
Анардан соң Төркия, Казакъстан җырчылары килә
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда “Turkvizyon-2014” (“Төрквидение”) II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфинал өлеше узды.
Конкурс шартлары буенча, үз җырчысын тәкъдим иткән һәр илдән жюри әгъзасы да җибәрелә. Шул рәвешле, чыгышларны конкурста катнашучы илләр вәкилләреннән торган халыкара жюри бәяли. Һәр катнашучының чыгышын алар 10 баллы система буенча бәяли, ләкин үз иле вәкиле өчен тавыш бирү хокукы юк. Татарстаннан исә жюри составына "Евровидение -2013" тә катнашучы Динә Гарипова сайланган иде.
Жюриның иң югары бәясен Татарстан (Россия) җырчысы Айдар Сөләйманов алуга иреште: аңа 223 балл бирелде. Икенче урында Төркия данын яклап чыгыш ясаган Фунда, ул 199 балл җыйды. Ә ярымфинал концертын ачкан Казакъстан җырчысы Жанар Дугалова исә аннан 1 баллга гына калышып, 198 балл җыю бәхетенә иреште. 193 балл туплап дүртенче урында − Башкортстанның (Россия) “Zaman” төркеме.
Моннан тыш, “Төрквидение” конкурсының финал өлешендә Төркмәнстан, Босния һәм Герцоговина, Үзбәкстан, Кырым (Россия), Иран, Македония, Кыргызстан, Мәскәү (Россия) җырчыларын да күрергә мөмкин булачак. Шул рәвешле, финалга 12 җыр сайлап алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз