news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җырчылары Мәскәүдә артфутбол чемпионатында катнаша

"Артист" дип аталган Татарстан футбол командасында унбишләп егет тупланган.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан артистлары Мәскәүдә уза торган артфутбол буенча төбәкара Россия Чемпионатында катнаша. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә Фәрит Низамиев хәбәр итә. 
 
Егетләр кичә өч уен уздырган. Шуларның икесендә җиңү яулаганнар. "Артист" дип аталган Татарстан футбол командасында унбишләп егет тупланган. Алар арасында танылган җырчылар Филүс Каһиров, Фәнил Вакказов, Алмаз Шәрифуллин, Илнар Ялалов һ.б. бар. 
 
Фәрит Низамиев хәбәр итүенчә, ярыш быел беренче тапкыр гына оештырыла.
 
Артфутбол, гомумән алганда, спорт һәм музыканы берләштерә торган спорт төре. Уеннар барышында җыелган акча исә авыру балаларга тапшырыла. 
 
Ярышларда Башкортстан артистлары командасы да көч сынаша. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100