news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыр һәм бию ансамбле юбилей турына китә

Гастрольләр ансамбльнең 80 еллыгына багышлана.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 13 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Идел буе, Урал һәм Себер шәһәрләре буенча гастрольгә чыга. Бу хакта Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

Беренче концерт Уфада узса, соңгысын Түбән Варта шәһәрендә күрсәтәчәкләр. Гастрольләр ансамбльнең 80 еллыгына багышлана.

Концертларда 80нән артык хор, бию төркемнәре артистлары, оркестр музыкантлары катнашачак. Артистларга автобусларда 10 000 чакрымнан артык юл узарга туры киләчәк. Чыгышларга билетлар бер ай алдан сатылып беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot