news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә Коми дәүләт ансамбле белән чыгыш ясый

Россия халыклары мәдәнияте фестивале кысаларында Светланово залы сәхнәсендә тундра көйләре һәм татар халкының дәртле җырлары яңгыраячак.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 февральдә Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Коми Республикасының «Әсъя кыа» («Иртәнге таң») Дәүләт ансамбле белән бергәләп тамаша күрсәтә. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россия халыклары мәдәнияте фестивале кысаларында оештырыла. Светланово залы сәхнәсендә Татарстанның танылган коллективы белән Коми Республикасының «Әсъя кыа» («Иртәнге таң») Дәүләт ансамбле чыгыш ясаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тундра көйләре боз тылсымы һәм татар халкының дәртле җырлары һәм биюләре – бер сәхнәдә беренче тапкыр куелачак. Коллективлар бу концертка махсус уртак номерлар да әзерлиләр.

Республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллык тарихы бар. Бу коллектив иҗатында татар халкының милли традицияләре, музыка, бию культурасы, гамәли сәнгате чагылыш тапкан.

«Әсъя кыа» ансамбле иҗаты милли фольклорны заманча итеп бирүгә – жанрлар синтына, гадәти булмаган хор пластикасына, сәхнә чыгышларының бертөрле булмавына нигезләнә. Ансамбль сәнгатенең төп темасы - кеше һәм табигать гармониясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot