news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан йолдызлары «Мөһим сүзләр әлифбасы» проекты аша татар теленә өйрәтәчәк

Әлеге проект буенча Данис Зарипов, Диана Сәфәрова, Константин Бутусов һәм Айзилә Батырханова укытачак.

Татарстан йолдызлары «Мөһим сүзләр әлифбасы» проекты аша татар теленә өйрәтәчәк
кадр из видео

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә «Мөһим сүзләр әлифбасы» мәгариф проектының икенче видеосы чыкты. Аның кысаларында эстрада, спорт, Интернет һәм телевидение йолдызлары тамашачыларны татар сүзләре белән таныштыра.

Икенче чыгарылышта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов, актриса, телетапшырулар алып баручы, театр режиссеры һәм продюсер Диана Сәфәрова, 2019 елда «Татнефть җыелма командасы» югары КВН лигасында катнашучы команда актеры Константин Бутусов һәм «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы алып баручысы Айзилә Батырханова катнашты.

Күренекле кунаклар тамашачыларны «алга», «бәхет», «шатлык», «тел» кебек сүзләр белән таныштыра һәм аларны рус теленә тәрҗемә итә, шулай ук бу сүзләрне куллануның сөйләм үрнәген китерә.

«Мөһим сүзләр әлифбасы» проекты — күпмилләтле илебез мәдәниятендә татар теле матурлыгы һәм аның әһәмиятлелегенә багышланган проект. «Әлифба»ның максаты – татар сүзләрен көндәлек тормышта иркен файдалана алу», - диелә YouTube каналында «Мөһим сүзләр әлифбасы» тасвирламасында.

Проектның беренче чыгарылышының кунаклары Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Казанның «Зенит» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно, Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов һәм К. Тинчурин театр актрисасы Резеда Сәлахова булды.

Ике роликны да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз социаль челтәрләрендә бастырган инде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot