news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Йоханнесбург белән хезмәттәшлек турында килешү имзаларга әзер

Рөстәм Миңнеханов Россиядә Көньяк Африка илчесенә Татарстан Республикасында Көньяк Африка компанияләренең бизнес-миссиясен оештырырга тәкъдим итте.

Татарстан Йоханнесбург белән хезмәттәшлек турында килешү имзаларга әзер
архив

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Йоханнесбург вәкилләре белән очрашырга һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында килешү төзергә әзер. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Президентның Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси белән очрашуы нәтиҗәләрен шәрехләп хәбәр итте.

«Илче билгеләп үткәнчә, Йоханнесбург үсеш темплары буенча Татарстанга бик охшаган. Ул республика Президентына әлеге шәһәр вәкилләре белән очрашырга тәкъдим итте һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында ниндидер килешү төзергә мөмкин», - диде Галимова.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов илчегә бизнес-миссия оештырырга һәм Көньяк Африка компанияләре республиканың икътисади потенциалын бәяли алсын өчен Татарстанга килергә тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100