news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йогышлы авырулардан дәвалау ятаклары белән аз тәэмин ителгән

Бүген республикада йогышлы авырулардан дәвалау ятаклары саны 100 мең кешегә 2,1 ятак туры килә.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның йогышлы авырулардан дәвалау ятаклары белән тәэмин ителеше Идел буе федераль округында һәм РФдә дә иң түбәне. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында ИФОның штаттан тыш баш инфекционисты Ирина Кравченко әйтте.

“2005 елдан башлап Россиянең барлык төбәкләрендә ятаклар фонды кыскарган. Тулаем алганда, Идел буе федераль округы буенча 37 процентка, Татарстан буенча 47 процентка кимегән. Йогышлы авырулар кабинетлары округта – 19, Татарстанда 20 процентка кимегән. Болар йогышлы авырулар хезмәтендә кадрлар потенциалы кимүгә китергән”, - ди Кравченко.

Аның сүзләренчә, бүген республикада йогышлы авырулардан дәвалау ятаклары 100 мең кешегә 2,1 нисбәтендә. Чагыштыру өчен, ИФО буенча бу күрсәткеч 3,9, РФ буенча 4,0. “Татарстан стационарны алмаштыручы технологияләрне үстерергә мәҗбүр булды. Гәрчә башка төбәкләр, әйтик, Башкортстан йогышлы авырулардан дәвалау ятакларын яңадан ачу карарына килде, чөнки чыннан да ихтыяҗ зур”, - ди табиб.

Ирина Кравченко әйтүенчә, авырлыкларга карамастан, йогышлы патологияле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү, башка субъектлар белән чагыштырганда, бездә югары дәрәҗәдә. “Татарстан стационарны алмаштыручы технологияләр буенча кызыклы проект тәкъдим итә: бу консультатив-диагностика үзәге һәм кабул итү-диагностика бүлеге”, - диде.

Шулай да, ул республикада Йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше мәсьәләсен алга сөрергә кирәк, дигән фикердә. “Балалар стационары төзелеше ятаклар фонды проблемасын хәл итәргә булышачак”, - диде. Ирина Кравченко фикеренчә, лаборатория хезмәтен дә яңартырга кирәк.

Баш инфекционист кадрларга кытлык мәсьәләсенә дә тукталды. “Йогышлы инфекцияләр белән авыручыларга ярдәм күрсәтү тәртибе бар: 20 мең кешегә – бер табиб. Бүген Татарстанда Йогышлы авырулар кабинетларында эшләүче 66 табибны 3 млн 800 кешегә бүлсәк, 60 меңгә бер табиб туры килә. Нормадан өч тапкыр артык. Татарстанда кадрлар әзерләү, ятаклар фонды буенча пррограммалар кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100