Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җылыту сезонына тулысынча диярлек әзер
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 11 мең 262 җылыту системасы әзер.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 15 сентябрьгә калган 72 торак йортта һәм 43 социаль объектта опрессовка эшләре тәмамланып килә. Белгечләр җылыту сезонына әзерлекне 99 процент белән бәяли.
Беренче чиратта җылылык балалар бакчаларына, йортларга, интернат һәм мәктәпләргә, балалар тудыру йортларына һәм стационарларга биреләчәк. Шәһәр шулай ук, кирәк булган очракта, җылылык системасын алдан эшләтеп җибәрүгә әзер.
Социаль мәдәни өлкәдә көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау объектларының - 96,7 проценты, мәгариф учреждениеләренең - 98,5 проценты, мәдәният объектларының - 95,9 проценты, спорт оешмаларының - 96,3 проценты, шулай ук социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренең 98,7 проценты җылытуга әзер.
Искәртеп үтик, узган атнада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров өйләргә җылылыкны октябрьнең беренче декадасында, республикада температура биш тәүлек буе уртача 8 градус җылылкта торганда бирәчәкләрен җиткергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз