news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җылыту сезоны буенча алдынгылар исемлегенә керде

Россия Хөкүмәте Вице-премьеры билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Россия төбәкләре җылыту сезонына әзер.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан җылыту сезоны буенча лидерлар исемлегенә керде. Әлеге рейтингны илнең Төзелеш министрлыгы төзегән. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендә узган киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр ителә идарә сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанны селектор киңәшмәсендә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Россия Төзелеш министры Михаил Мень сүзләренә караганда, җылыту сезонына әзерлек һәм башлангыч чорында Мәскәү, Камчатка крае, Башкортостан һәм Алтай республикалары, Самара, Тула, Липецк һәм Новосибирск өлкәләре дә яхшы күрсәткечләр биргән. Ә менә рейтингның аутсайдерлары арасына Брянск һәм Курск өлкәсе, Байкал арты крае һәм Еврей автономияле өлкәсе кергән.

Россия Хөкүмәте Вице-премьеры: "Тулаем алганда, Россия төбәкләре җылыту сезонына әзер, ә җитешсезлекләрне әле төзәтергә була", - дип өстәде.

Мәгълүмат өчен, Россия Төзелеш министрлыгы җылыту сезоны вакытында төбәкләрдә мониторинг үткәрәчәк, шул уңайдан әлеге мәсьәлә буенча “кайнар линияләр” ачылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100