news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җыелмасына кергән чаңгычылар исемлеге билгеле булды

Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең сезонга йомгак ясау утырышында алда торган максатлар билгеләнде.

Татарстан җыелмасына кергән чаңгычылар исемлеге билгеле булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанның чаңгы узышлары буенча баш тренеры, республиканың чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең вице-президенты Эдуард Галиев 2017-2018 елгы сезонга әзерлек алып барачак чаңгычылар исемлеген игълан итте.

“Узган сезон гаять зур уңышлар китерде. Татарстан чаңгычыларының Россия кубогын отуы үзе генә дә зур зур кыйммәткә ия. Безнең чаңгычылар континенталь кубокны отты, яшьләр беренчелегендә Универсиадада бик яхшы чыгыш ясадык. Әлеге спорт төрен киңрәк җәелдерү, зур уңышларга ирешү өчен күп эш башкарылды. Бу, әлбәттә, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның, федерация президенты Илшат Фәрдиевның булышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән күрсәткечләр”, – дип билгеләп үтте Эдуард Галиев.

Аның сүзләренә караганда, алдагы сезонда ирешелгән биеклекне саклап калу гына түгел, тагын да югарырак максатлар куела. Быелгы нәтиҗәләр буенча Татарстан чаңгычылары Россия төбәкләре арасында 4 нче урынга күтәрелсә, алда торган сезонда беренче өчлеккә күтәрелү бурычы тора.

“Тренерлар советының кичәге утырышында шундый максатлар билгеләнде. Моңа ирешү өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – ди баш тренер.

2017-2018 елгы сезонда Татарстанның төп җыелма командасына килгәндә, быел уңышлы чыгыш ясаган хатын-кызлар командасы үзгәрешсез калган. Республика данын бу сезонда ярышкан 10 чаңгычы – Анна Нечаевская, Жанна Муравьева, Светлана Кузнецова, Эльмира Гаянова, Диләрә Сабирҗанова, Алия Иксанова, Наталья Жукова, Анастасия Доценко, Марина Дәүләтбаева, Наталья Коростелева якларга әзерләнә. Ир-егетләр җыелма командасына Андрей Ларьков, Артем Николаев, Илдар Фәйзуллов, Виктор Ермилин, Петр Коронов, Павел Сюлатов (резерв) кертелгән.

Сүз уңаеннан, сезон нәтиҗәләре буенча, Татарстан шәһәрләре арасында – Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, ә районнар арасында – Тәтеш, Сарман һәм Актаныш чаңгычылары беренче өчлеккә күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100