news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыелмасы өстәл теннисы буенча Россия Кубогында ике медаль яулады

Ярышларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан спортчылары икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.

Татарстан җыелмасы өстәл теннисы буенча Россия Кубогында ике медаль яулады
fntrt.tatarstan.ru/

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 13-17 октябрьдә Сочида ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия кубогында Татарстан җыелмасы көмеш һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан спортчылары мактау баскычына ике тапкыр күтәрелде.

Составында Антонина Савельева, Анна Блажко, Екатерина Охотникова, Дарья Шадрина һәм Елена Абаимова булган хатын-кызлар командасы көмеш медальләр яулады.

Спортчылар Виталий Мурзин, Данила Травин, Вильдан Гадиев, Владислав Самсонов һәм Саъди Исмаиловтан торган ир-атлар командасы исә бронза медальләргә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot