news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җыелмасы баш тренеры: Президент Кубогы турниры дөнья сериясе дәрәҗәсендә узды

Павел Муякин спортчылары чыгышларын “бик уңышлы” дип атады.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Суга сикерү буенча Татарстан җыелмасы баш тренеры Павел Муякин Татарстан Президенты Кубогы турниры тәэсирләре белән бүлеште. Спортчылар анда 12 бүләк яулаган.

“Егетләр бик тырышты. Турнир әйбәт оештырылган, дөнья сериясе яки дөнья чемпионатыннан аермасын күрмәдем. Тамашачылар гына аз булды”, - диде баш тренер.

Татарстан җыелмасы баш тренеры республиканың суга сикерүче спортчыларын аеруча мактады. Киләчәктә теләсә-нинди ярышта җиңәргә була. Уңышлы чыгыш спортчыларга психологик яктан җитди стартларда катнашырга ышаныч тудыра, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100