news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия спартакиадасының ватерполо турнирында җиңде

Бөтенроссия спартакиадасында Татарстан җыелма командасы – Казанның «Синтез» командасы ир-атлар арасында ватерполо турнирында җиңде. Бүген финалда казанлылар башкаланың «Динамо» командасын 9:5 исәбе белән җиңде.

Командалар төркем турниры кысаларында очрашкан иде инде, анда казанлылар җиңү яулады. Һәм менә икенче җиңүне «Синтез» финалда отты.

Шулай итеп, гамәлдәге Россия чемпионы һәм кубок иясе «Зенит-Казан» волейбол командасының спартакиададагы уңышына теләктәшлек күрсәтте.

Татарстан җыелма командасы – Мәскәү җыелма командасы 9:5 (2:2, 1:1, 3:2, 3:0)

Татарстан җыелмасы өчен тупларны Латыйпов (2), Пронин (2), Лазарев (2), Сучков (1), Махиянов (1), Лисунов (1) кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot