Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җыелма командасы Россия пенсионерларының X Спартакиадасында алтынчы урынны алды
30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Төмәндә Россия пенсионерларының X Спартакиадасы узды. Бу ярышта төбәк этабы йомгаклары буенча төзелгән Татарстан Республикасы җыелма командасы алтынчы урынны алды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өлкән буын спортчылары сигез дисциплинада ярышты: йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика, дартс, катнаш эстафета, шулай ук ГТО нормативларын үтәү. Россия Федерациясе субъектларының 78 командасы арасында көрәштә Татарстан җыелма командасы югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте, нәтиҗәдә медаль зачетында гомуми алтынчы урынны алды.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, ул халыкның барлык категорияләре арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз