news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыелма командасы "Абилимпикс" II Илкүләм чемпионатында катнаша - исемлек

Республика данын җиде кеше яклый.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ").Татарстан җыелма командасы «Абилимпикс» сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең һөнәри осталыгы бәйгесенең II Илкүләм чемпионатында катнаша. Республика командасы составында җиде катнашучы: Артем Нестеров (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты), Денис Данилов (Чистай күппрофильле көллияте студенты), Екатерина Крупнова (Казан төзелеш көллияте студенты), Екатерина Бабич (Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студенты), Андрей Панькин (Түбән Кама агросәнәгать көллияте студенты), Галина Овчинникова (41нче номерлы Һөнәри көллият студенты), Игорь Бурдин (Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен социаль реабилитация үзәге вәкиле) бар.

Катнашучылар җиде компетенция буенча җиңү өчен көрәшәчәкләр: "Пешекче эше", "Ландшафт дизайны", "Кирпеч төзү", "Кондитер эше", "Буяучы эше", "Фотография", "Программалы тәэмин итүне булдыру (Программалаштыру)".

Бәйгедә катнашучылар, экспертлар һәм Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү йорты җитәкчелреннән торган делегацияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе мөдире Илдар Яруллин җитәкли.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot