news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучыларының әсәрләре «Бөек Җиңүнең бөек китаплары» проектына кертеләчәк

Татарстан язучыларының китаплары «Бөек Җиңүнең бөек китаплары» проекты реестрына кертеләчәк, анда Бөек Ватан сугышы һәм совет халкының фашизмга каршы көрәштәге батырлыгына багышланган әсәрләр тупланачак. «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте президенты Денис Котов Казанда «Китап поезды» Бөтенроссия акциясенең пленар сессиясендә шул хакта сөйләде.

«Без «Бөек Җиңүнең бөек китаплары» проектын үзебез белән алып барабыз. Ул Җиңү белән бәйле китапларның бердәм реестрын формалаштыру өчен 60тан артык нәширне берләштерде. Анда 80гә якын китап бар инде. Батырлык белән бәйле, татар җирендә язылган бу басмаларны өстәп, Татарстан да әлеге проектка кушылырга теләк белдерде», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, акция Бөек Җиңү белән бәйле иң әһәмиятле китапларны яңадан бастырып чыгаруны күздә тота. Әлегә шундый 40 әсәрнең исемлеге билгеләнгән. Алар арасында Алесь Адамович һәм Даниил Гранинның «Блокадная книга», Борис Васильевның «А зори здесь тихие...» китаплары һ.б. бар, дип өстәде Котов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100