news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Оренбург китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты

Китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанова алтмыш меңнән арткан китап фондының егерме биш меңе – татар басмалары дип таныштырды.

Татарстан язучылары Оренбург китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты
Рифат Каюмов

Бүген Татарстан язучылары – «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты.

Башта кунаклар өч ел элек федераль программа кысаларында яңартылган китапханә белән танышып чыкты. Китапханә 1906 елда Риза Фәхретдин, бертуган Рәмиевлар, бертуган Хөсәеновлар тырышлыгы белән ачылган. Аның элеккеге бинасына Хөсәения мәдрәсәсендә укыганда Муса Җәлил еш йөргән. Соңгы илле елда китапханә хәзерге урында эшли. Бүгенге көндә ул Оренбург татарларының формаль булмаган мәдәни үзәге ролен дә үти. Биредә милли чаралар, милләттәшләр белән очрашулар уза. Балалар өчен уен почмагы да булдырылган.

Китапханәдә калфаклар, милли кул эшләнмәләре белән дә танышырга мөмкин. Тимер тәлинкәләр ярдәмендә көй чыгара торган 1889 елгы музыкаль шкатулка аерым игътибарга лаек. Ул һаман да эшли. Аның татар көйләре яздырылган тәлинкәләре дә бар.

Китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанова алтмыш меңнән арткан китап фондының егерме биш меңе – татар басмалары дип таныштырды. «Без татар телендәге китапларны Татарстанның Милли китапханәсеннән, Бөтендөнья татар конгрессыннан алабыз. Кабатланган экземплярларны җыйнап, татар авылларының китапханәләренә дә озатабыз», - диде Светлана Әхмәтҗанова.

Фото: © Рифат Каюмов

Язучылар белән аралашу барышында Оренбургның 38нче татар мәктәбе укытучысы Ләлә Языкбаева татар теле һәм әдәбияты дәресләре башлангычларда атнага атнасына өч, ә урта һәм өлкән сыйныфларда дүрт сәгать укытылуын әйтте. «Безнең мәктәп татар телен тирәнтен укыту статусына ия булгач, ата-аналар туган тел дәресләренең күп булуына каршы килми. Хәзерге вакытта бездә 330 бала белем ала», - диде ул.

Рөстәм Галиуллин Оренбургның татарлыгын Муса Җәлил исеме саклап торуын әйтте. «Муса Җәлил – ул татарны дөньяда таныткан шәхес, ә аның биографиясе Оренбург белән тыгыз бәйле. Әгәр ул булмаган булса, сезнең өлкәне татар төбәге буларак танымаска тырышырлар иде. Бәлки, казахлар яки башкортлар төбәге, диярләр иде. Муса Җәлил исеме татарлыкны саклап тора», - диде Рөстәм Галиуллин.

Фото: © Рифат Каюмов

Ләбиб Лерон Оренбург халкын «Безнең мирас» журналы белән таныштырды, үзенең берничә шигырен укыды. Вахит Имамов хәзерге Оренбург өлкәсе территориясенә татарлар патша Елизавета Петровна заманында Казан губернасыннан күчерелгәне турында сөйләде. Язучы сүзләренчә, татарлар биредә Россия империясенең көньяк чиген саклау һәм Урта Азия белән сәүдә итү өчен кирәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100