Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул иттеләр
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе өч язучыны күпчелек тавыш белән үз сафларына кабул итте. Уфада яшәүче татар язучысы Мөнир Вафин, Алабугада яшәүче әдәбият галиме, язучы Гомәр Даутов һәм Казанда яшәүче Людмила Уфимцева Язучылар берлегенең яңа әгъзалары булды.
«Мөнир Вафинның Язучылар берлегенә тәкдим ителүендә бер үзенчәлек бар. Аның Берлеккә керү теләгенә караганда безнең аны үз оешмабызда күрү теләге көчлерәк. Ул күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе буларак безгә күптән таныш», – диде Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясе рәисе, халык язучысы Зиннур Мансуров.
«Башкортстанда яшәүче татар язучылары – безнең илчеләребез. Алар сирәгәя башлаган иде. Алар булырга тиеш. Мөнир Вафин шундый илчебез булачак. Башкортстанда безнең миллионнан артык татарыбыз бар. Ул милләтпәрвар шәхес», – диде ул.
Мөнир Вафин иҗатын югары бәяләп, аның Берлеккә алынуын Рәдиф Гаташ, Камил Кәримов һәм Ркаил Зәйдулла хуплады.
Гомәр Даутов кандидатурасын караганда язучылар әдәби тәнкыйть юнәлешенең соңгы елларда бик аксавын билгеләп үттеләр. Алар үз араларына алынган галимгә бу юнәлештә зур өметләр баглады.
«Безгә әдәби тәнкыйтьне ныгытырга кирәк. Ул чеметеп тә алсын, безне уятып җибәрсен. Безгә җанлы тәнкыйть кирәк. Гомәр Даутовны шушы максатларны күздә тотып Язучылар берлегенә тәкъдим итәбез. Кабул итү коллегиясендә без аны бер тавыштан хупладык», – дип чыгыш ясады Зиннур Мансуров.
Өченче яңа әгъза - Людмила Уфимцеваны Берлекнең рус телендәге әдәбият остаханәсе җитәкчесе, язучы Әхәт Мушинский тәкъдим итте. Язучылар Людмила Уфимцеваның күренекле язучы Геннадий Паушкин истәлегенә багышланган китабын югары бәяләде.
- Бүген Татарстан Язучылар берлегендә чираттагы утырыш узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз