news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Башкортстанда Хисаметдин Исмәгыйлев юбилее кичәсендә булды

«Ул - гаярь, туры сүзле, эшлекле, шул ук вакытта нечкә күңелле, ихлас кеше. Юбилеенда моңа тагын бар кат инандык», - диде Рөстәм Галиуллин.

Татарстан язучылары Башкортстанда Хисаметдин Исмәгыйлев юбилее кичәсендә булды
Эстәрлебаш Мәдәният йорты

Башкортстанның Эстәрлебаш авылында, Эстәрлебаш районы Тормай авылында яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар узды. Татарстан һәм Башкортстан кунаклары түгәрәк өстәлдә катнашты, район китапханәсендә һәм музейда булды. Район мәдәният йортында «Әйтер сүзем бар» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәрире Рафис Корбан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары - Руслан Сөләйманов, Дилбәр Булатова, Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин һ.б. катнашты.

«Хисаметдин Исмәгыйлев татарлар яшәгән атаклы районның милли учагын терелтеп, яшәтеп торучы кешеләрнең берсе. Киңкырлы җәмәгать эшлеклесе буларак, актив эш алып бара», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рөстәм Галиуллин.

Аның әйтүенчә, Хисаметдин Исмәгыйлевнең повестьлары, хикәяләре ел саен «Казан утлары» журналында чыга.

«Ул 50дән артык хикәя, дистәдән артык повесть авторы. Белеме буенча ветеринар. Әфганстан, Пакистан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан кебек илләрдә булырга туры килгән. Иҗатында бер үзенчәлеге бар – туган ягыннан тыш, әсәрләренең сюжеты шул илләр белән бәйле», - диде ул.

Баш мөхәррир фикеренчә, Хисаметдин Исмәгыйлев Әфган сугышында катнашкан татар егетләре, Таҗикстан якларына чыгып китәргә мәҗбүр булган татарларның тормышын маҗаралы, детектив формада психологик яктан ачып бирә ала. "Ул - гаярь, туры сүзле, эшлекле, шул ук вакытта нечкә күңелле, ихлас кеше. Юбилеенда моңа тагын бар кат инандык. Якташлары, дуслары алдында хөрмәтле кеше икәненә сөенеп кайттык. Казандагы төбәкчеләр, тарихчылар белән һәрвакыт элемтәдә тора», - диде Рөстәм Галиуллин.

Мәгълүм булганча, Хисаметдин Исмәгыйлев әсәрләре Татарстан матбугатында даими дөнья күрә. «Мәйдан батырлары» дигән әдәби конкурста «Беренче Сабантуй» хикәясе өченче урын алды. Аның «Никах» кесә китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә басылып чыкты. «Теле үзенчәлекле, үз стиле бар. Кызлары, оныклары татарча сөйләшә. Оныклары татарча спектакльдә уйнап күрсәтте», - диде баш мөхәррир.

  • Хисаметдин Исмәгыйлев — 1953 елның 17 февралендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Гөлем авылында туган. 1970 елда Стәрлебаш мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлап, Стәрлетамак ветеринария техникумына укырга керә. 1975 елдан Уфадагы авыл хужалыгы институтында белем ала. 1980 елда Бәләбәйдә баш ветеринар табиб булып эшли. 1983 елдан Стәрлебаш районы Турмай авылында яши. Иптәше Рамилә Мидхәт кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100