news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Актанышның Такталачык авылындагы Гамил Афзал һәйкәленә чәчәкләр куйды

Татарстан язучылары Актанышның Такталачык авылындагы Гамил Афзал һәйкәленә чәчәкләр куйды
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Бүген Актаныш районына бер төркем танылган язучылар кайтты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегация иң элек халык шагыйре Гамил Афзалның туган авылы Такталачыкка килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Язучыларны Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова каршы алды.

Мәдәният йорты алдында бер төркем нәфис сүз осталары - мәктәп укучылары туган телебезне, сүзнең куәтен, көчен зурлаган шигырьләрен укыды. Кызлар-егетләрнең саф татарча, сәнгатьле сөйләмнәрен язучы апа-абыйлар сокланып тыңлады.

Татар халкының иң үткен телле, мәгънәле, гамьле шигырьләре белән әле дә күңелләрне сискәндереп, туры юлга өндәүчеләрнең берсе Гамил Афзал дәвамчыларына мактау сүзләрен әйттеләр.

Иҗат әһелләре данлы Актаныш чәкчәгеннән авыз итте. Алар Гамил Авзал истәлегенә куелган һәйкәлгә канәфер чәчәкләре куйды.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100