news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында яңа китап дөнья күрде

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың рус телендә «Я вздрогну от закатного луча» («Сискәндерә кояш баешы») дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде.

Бу җыентыкта Илсөяр Иксанованың төрле елларда язылган мәхәббәт лирикасы һәм фәлсәфи шигырьләре тупланган. Аларда өмет балкышы да, югалту ачысы да, халык язмышы өчен борчылулар да, киләчәккә ышаныч та бар, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Фото: © ТР Язучылар берлеге

news_right_1
news_right_2
news_bot