news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында беренче китап басылып чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында беренче китап басылып чыкты
Фото: ТР Язучылар берлеге

2023 елда Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлаган «Язучы» нәшриятының беренче китабы булып мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның (1923­-2003) «Минем Дагста­ным» исемле кыйссасы басылып чыкты.

Аны рус теленә Владимир Солоухин тәрҗемә итк­ән. Татар теленә Нәс­им Акмал һәм Лилия Фәттахова тәрҗемә итте, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге.

Кыйсса шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татар телендә берен­че мәртәбә дөнья күр­ә. Ул узган гасырның 70 нче еллар башында нәшер ител­еп, дөньяның күп тел­ләренә тәрҗемә кителеп, киң яңгыраш ал­ган иде. Ил-халыклар, ана телләре язмышы турында тирәнтен бо­рчылып язылган әсәр бүген дә гаять актуа­ль булып кала, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Язучылар берлеге

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100