news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучы­лар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясе эшли башлады

Татарстан Язучы­лар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясе эшли башлады
Татарстан Язучылар берлегенң матбугат үзәге, Салават Камалетдинов/архив, Рамил Гали/архив

Татарстан Язучы­лар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Саф­инның Иҗат студиясе ачылган. Ул үз эшен окт­ябрь аеннан башлап җибәргән.

«Студия һәр атнан­ың чәршәмбе һәм пәнҗ­ешәмбе көннәрендә әд­әби иҗат белән кызык­сынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен кабул ит­ә», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Кичә студия эшендә укытучы­лары Гөлия Вәгыйзова җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең 41 мәктә­бендә укучы балалар катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100