news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, соңгы 40 ел эчендә өлкән әдипләрнең болай бер тапкыр да җыелганы булмаган.

«Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән 50гә якын каләм ияcе катнашты. Кунаклар Түбән Камадан, Актаныштан, Норлаттан, Мамадыштан, Әгерҗедән килде», дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге.

Бәйрәмнең иганәчесе – ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов. Кичәдә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бәйрәмдә катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлаган. Телебезне, мәдәниятебезне саклауда язучыларның алгы сафта булуын билгеләп үткән.

Бәйрәм кичәсенә ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Газинур Морат һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килгән. Алар үз чыгышларында Чаллы бүлегенең әлеге башлангычын хуплап, биредә татар әдәбиятының алтын фонды иҗат итә дип бәяләгән.

Кичә дәвамында Ркаил Зәйдулла олпат язучы Айдар Хәлимне Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган медаль белән бүләкләгән. «Исегезгә төшерәбез, Айдар Хәлим берничә ел рәттән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган иде. Бүген ул үзенең чыгышында шатлыгын яшермәде. Форсаттан файдаланып, мондый кичәне оештыруларына рәхмәтен җиткерде һәм җыр башкарды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100