Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге ай саен яшьләр белән очрашулар уздырачак
9 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның «Иҗат» студиясе утырышы булды. Мондый очрашулар ай саен булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге.
Студия утырышында язучылардан Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова, Гөлназ Нуриева, «Мәйдан» җурналы баш редакторы Ризидә Гасыймова, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, «Ак каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Вагыйзова, яшь язучылар, иҗатка тартылучы Чаллы, Түбән Кама, Алабуга югары уку йортлары студентлары, югары сыйныф укучылары һәм татар теле, әдәбият укытучылары катнашты.
Факил Сафин студия эшчәнлеге хакында сөйләде. Чаллы Башкарма комитеты Яшьләр эшләре бүлеге белгече Надежда Гәрәева яшь талантларга шәһәр хакимияте һәм Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан грантлар, бәйгеләр турында аңлатты. Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина мастер-класс үткәрде. Яшь иҗатчылар үзләренең әсәрләре белән таныштырдылар, күп санлы сорауларына җентекле җаваплар алдылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз