news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлегендә татарча комикслар турында сөйләшү булачак

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын дәвам итә. Киләсе очрашуда татар әдәбиятына әле тирән кермәгән жанрына — комикслар турында сөйләшүгә багышланачак. «Татарча комикслар» проектының кураторы, текстлар авторы Рәдиф Кашапов булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Комикслар — рәсемле хикәяләр. Бу ысул ярдәмендә кыска хикәяләр дә, зур график романнар да, маҗаралар да, хис-кичерешләргә багышланган кыйссалар да, социаль проблемаларны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаучы бәяннәр дә бастырыла.

«Лекция кысаларында комикслар тарихын өйрәнеп, татарча булган мисалларга күз салырбыз», диелә хәбәрдә.

Комикслар турында сөйләшү 26 июнь көнне 19:00да ТР Язучылар берлеге (Мөштәри ур., 14) бинасында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot