news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлегендә казах язучылары антологиясен тәкъдим иттеләр

Татарстан Язучылар берлегендә казах язучылары антологиясен тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы залында казах язучылары шигъриятенең татар телендә антологиясен тәкъдим итү кичәсе узды. Биредә республикакүләм әдипләр, Казахстан консуллыгы вәкилләре һәм ул ил язучылары катнашты.

«Әлеге чара — безнең өчен зур мәртәбә. Казахстан язучылары белән элемтәләр ныгуына без бик шат. Тәрҗемәчеләргә рәхмәт әйтәбез. Алга таба да иҗади дуслык дәвамлы булсын», — диде ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Шулай ук очрашуда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ, ТР Язучылар берлеге әгъзалары Рәдиф Сәгъди, Рифа Рахман һ.б. чыгыш ясады.

Чарада​ данлыклы җырчы Флёра Сөләйманованың «Әниемә» җыры да яңгырады.​​​

​​​​

news_right_1
news_right_2
news_bot