news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлегендә БРИКС илләреннән килгән язучылар белән очрашу була

Татарстан Язучылар берлегендә БРИКС илләреннән килгән язучылар белән очрашу була
Фото: ТР Язучылар берлеге

11-13 сентябрьдә БРИКСның «Хәзерге шартларда дөнья әдәбияты. Традицияләр, милли хәзинәләр, мәдәниятләр диалогы» дип исемләнгән Әдәби форумы була. Анда Россиядән, Кытайдан, Һиндстаннан, Гарәп Әмирлекләреннән, Бразилиядән, Ираннан килгән язучылар катнаша.

12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында чит ил язучыларының Татарстан әдипләре белән очрашуы була. 13.00 сәгатьтә «Хатын-кыз шигъриятендә шәркый караш» дигән түгәрәк өстәл утырышы башланачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot