news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итә

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итә
фото: Владимир Васильев/архив

Язучылар берлегенең идарә утырышында каралган 5 язучыдан Ләис Зөлкарнәй кандидатурасы иң күп тавыш җыеп, Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары Рафис Корбан, Марат Әмирхан, Ләис Зөлкарнәй, Рәфкать Кәрами һәм Айдар Хәлим кандидатуралары буенча яшерен тавыш бирделәр.

Язучылар Рафис Корбан, Марат Әмирхан, Рәфкать Кәрами һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй кандидатураларына Берлек остаханәләре аша кергән иде, Айдар Хәлим кандидатурасын Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла идарә аша ике язучыны – прозаикны һәм шагыйрьне үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идарә әлеге тәкъдимне кабул итте. Әмма яшерен тавыш биргәндә прозаикларның берсе дә күп тавыш җыя алмады.

Шулай итеп, Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидат итеп Ләис Зөлкарнәй намзәтен генә бирүне хуплады.

Язучылар үз кандидатураларын башка оешмалар аша да күрсәтә алалар.

  • Ләис Зөлкарнәй – 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында туа. 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
  • Л.Зөлкарнәй – узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында сокланулы абруй казана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100