news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кандидат тәкъдим итәчәк

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кандидат тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кандидат тәкъдим итәчәк. Идарә әгъзалары остаханәләрдән үткән җиде кандидатура арасыннан Раниф Шәрипов һәм Рафис Корбанны сайладылар.

Кичә поэзия, проза, драматургия һәм балалар әдәбияты остаханәләреннән Тукай премиясенә кандидат итеп шагыйрь Раниф Шәрипов, язучылар Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан һәм Алмаз Хәмзин кандидатуралары тәкъдим ителгән иде.

Язучылар берлеге идарәсе берничә этап тавыш биреп шушы ике кандидатураны чыгарды. Икенче этапта аз гына тавыш җитмичә Рәдиф Сәгъди кандидатурасы төшеп калды.

  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
news_right_1
news_right_2
news_bot